news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Маринадланган тутырылган борыч рецепты

Кышка әзерләү өчен кәбестә белән кишер тутырылган татлы борычларны маринадлау рецептын тәкъдим итәм. 

news_top
Маринадланган тутырылган борыч рецепты
Маринад: 1 литр су, 2 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан аш серкәсе, 1 аш кашыгы өеп тоз. Маринадны кайнатып чыгарырга.

Татлы борычны чистартырга, кайнар су салып ике сәгать тотарга.

Кәбестәне вак итеп турарга, кишерне угычтан уарга.

Банка төбенә 2 тырнак сарымсак, кара түгәрәк борыч, лавр яфрагы салырга.

Борыч эченә кәбестә белән кишерне һәм шул борычларны банкаларга тутырырга да, тозлык салырга. 

Аннары банкаларны 40 минут "су мунчасы"нда  стерилизацияләргә кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар