news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Маринадланган шампиньон гөмбәсе

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан маринадланган шампиньон гөмбәсе рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Маринадланган шампиньон гөмбәсе
0,5 кг шампиньон гөмбәсен чистартып юарга. Тозлы суга салып, 15-20 минут пешереп алырга. Пешкәч, суыннан саркытырга. Ул арада маринад эшләргә.

Маринад өчен: 3 тырнак сарымсак, бераз кориандр, 3 аш кашыгы зәйтүн яки үсемлек мае, 3 аш кашыгы алма серкәсе (яблочный уксус), 2 лавр яфрагы, 0,5 бал кашыгы кызыл борыч, 1 бал кашыгы кара борыч, 2 аш кашыгы тулар-тулмас шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз.

Сарымсакны ваклап турарга һәм бөтенесен бергә салып болгатырга. Суыннан саркыган гөмбәләрне маринад белән бергә кушып болгатырга, банкага яки савытка салырга, капкач белән капларга һәм 10-12 сәгатькә маринадланырга калдырырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар