news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Маринадланган помидор рецепты

3 литрлы банкага сыйган кадәр помидор алырга кирәк.

news_top
Маринадланган помидор рецепты
Рамил Гали

«Челнинские известия» сайты бик тәмле иттереп маринадланган помидор рецепты тәкъдим итте.

Банкага сыйган кадәр помидор алына.

  • 1 кишер,
  • 1 суган,
  • 1 чәй кашыгын өеп тоз,
  • ярты стакан шикәр комы,
  • 4 аш кашыгы аш серкәсе,
  • 1 керән яфрагы,
  • 2-3 укроп зонтигы,
  • 3 телем сарымсак,
  • 2 данә лавр яфрагы кирәк.

Стерильләштерелгән банка төбенә укроп, керән яфрагын, боҗралап туралган суган, кишер, сарымсак телемнәрен салырга һәм помидор тутырырга. Помидорларны чәнечке белән тишкәләргә кирәк.

Банкага кайнар су салырга һәм 20 минут тотарга. Аннары суны кәстрүлгә бушатырга, тоз, шикәр комы, лавр яфрагы, аш серкәсе салырга һәм кайнатып чыгарырга. Тоз һәм шикәр комы эреп беткәнче болгатырга.

Кайнап торган тозлыкны банкага салырга һәм капкачын борып ябып куярга. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар