Маринадланган патиссон
Быел махсус маринадлау өчен шундый вак сортлы патиссон утырттым. Вак килеш җыеп алырга кирәк, озаграк торса барыбер үсеп китә. Маринадлагач нәкъ кыяр тәмендә һәм кетердәп тора.
Патиссоннарны юарга һәм кипшетергә. Банкалаларны юарга һәм стерильләштерергә. Банка төбенә саламлап туралган татлы борыч, сарымсак, петрушка, хуш исле түгәрәк борыч, канәфер, лавр яфрагы, укроп салырга.
Зур патиссоннарны 4 өлешкә бүләргә, кечкенәләрен урталай, вакларны бөтен килеш тыгызлап тутырырга. Кайнар су агызырга, капкач ябып 20-30 минут тотарга. Аннары суны кәстрүльгә бушатырга. 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы салып, кайнатырга куярга, 2 аш кашыгы аш серкәсе салырга.
Маринадны банкаларга бушатырга һәм капкачларын ябарга. Банкаларны юрган астында 12 сәгать тотарга. Табынга тозлы помидор, кыяр белән аралаштырып яки вак кисәкләргә кисеп, үсемлек мае белән болгатып куярга.