Маринадланган майлы гөмбә
Сентябрь – гөмбәгә бай ай. Бу чорда аның бик күп төрен җыярга була. Майлы гөмбәнең соң өлгерә торганы, тимгелле һәм яфраклы төрләре бар. Барысы да ашарга яраклы. Аларны майлы эшләпәләреннән танырга була. Ылыслы урманнарда һәм посадкаларда, кояш нуры яхшы төшеп торган аланнарда төркем-төркем булып үсәләр. Эшләпәсенең диаметры еш кына 15 см га җитә. Шулай да гөмбәчеләр аның яшьрәкләрен, кечерәк эшләпәлеләрен җыярга киңәш итә. Яшь гөмбә тәмлерәк тә була, пешергәндә турап торырга да кирәкми.

2 литр майлы гөмбә өчен маринад: 1 литр су, 1,5 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе, 20 данә түгәрәк кара борыч, 2 лавр яфрагы, 1 баш сарымсак.
Эш тәртибе: Майлы гөмбәне алып кайтуга чистарту яхшырак, ылыслардан, яфраклардан арындырырга, юешләсәгез чистартырга кыен булачак. Пычак белән эшләпә элпәсен алырга. Кулыгызга перчатка кияргә дә онытмагыз, югыйсә, 2-3 көн кара кул белән йөрергә туры киләчәк.
Чистартылган гөмбәне 20-30 минут суда тотарга, аннары чиста су белән юарга. Гөмбәне кайнап чыккач 10 минут пешереп алырга, суын саркытырга. Банкаларга тутырып өстенә маринад салырга да капкачларын борып куярга.