news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Маринадланган баллы гөмбә

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан баллы гөмбәне (опята) маринадлау рецептын тәкъдим итәбез. "Сезгә бик ошар, тәмле булачак", - дип ышандыра хуҗабикә.

news_top
Маринадланган баллы гөмбә
3 кг гөмбәгә: 4 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, ярты стакан аш серкәсе, түгәрәк борыч, укроп зонтигы, 3 баш сарымсак (ваклап), 3-4 хуш исле борыч, кәнәфер.

Гөмбәне чистартырга, күмелгәнче су салырга, пешерергә куярга. Гөмбәләр кабарып менгәч, 5 минуттан сүндерергә, сөзәргә. Икенче савытта су кайнатырга, гөмбәгә салып тагын кайнатырга куярга, кайнап чыккач тәмләткечләр һәм аш серкәсе салырга, 2-4 минут кайнагач сүндерергә.

Стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач белән ябып куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар