news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Маринадланган ак гөмбә

news_top
Маринадланган ак гөмбә
Фото: Гөлүзә Василова

Чистартылган ак гөмбәне суга салып, пешерергә куябыз. Суы кайнап чыкканнан соң тоз салырга кирәк. Тозны бераз күбрәк итеп салыгыз. 30-40 минут пешкәннән соң суын саркытып, гөмбәне салкын су белән юып алырга кирәк.

Маринад өчен кирәкле әйберләр: 1 литр суга 8 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 1 дәфнә агачы яфрагы, 4әр данә хуш исле һәм кара борыч, 3 данә канәфер.

Маринад кайнап чыккач, шунда гөмбәне салып тагын 15 минут пешерергә. Аны стерилизацияләнгән банкаларга салып ябып куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар