Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марина Хрипунова: «Эшләүче хатын-кызның кичен өйдә нәрсә белән шөгыльләнүен аңлыйбыз»

Телевизор караучы хатын-кызлар, экран каршына утырып ял иткәндә, иң еш «Домашний» каналын сайлый. Чөнки һәрвакыт анда сериал яки программа табылачагын төгәл беләләр. Безнең хәбәрчебез «Домашний» генераль директоры Марина Хрипунова белән каналның гадәти тамашачысы, уңышлы сериалларның сере һәм яңа телевизион сезон премьералары турында сөйләште.

news_top_970_100
Марина Хрипунова: «Эшләүче хатын-кызның кичен өйдә нәрсә белән шөгыльләнүен аңлыйбыз»
Фото: АО «Новый канал»

Марина, Казанга килүегезнең сәбәпләре турында сөйләгез әле?

– Ел саен без, хезмәттәшләребез белән, иң зур шәһәрләрне карау максатыннан, Россия буенча зур матбугат туры ясыйбыз. Без Мәскәүдән башка шәһәрләрдә булган трендларны, шәһәрнең ничек күренүен, тышкы рекламаның нинди булуын карарга, массакүләм мәгълүмат чаралары аша җирле аудитория белән аралашырга, кызларның нәрсә киюләрен, реклама бирүчеләрнең нинди булуларын күрергә телибез. Без коммерцияле канал һәм, тамашачылардан тыш, реклама бирүчеләр турында да уйларга, аларга ни өчен «Домашний» каналында реклама бирергә кирәклеген аңлатырга тиешбез.

Казан – бик матур шәһәр, һәм мин шәһәрнең елдан-ел яхшыра баруын күрәм: чисталык, юллар, кунакханәләр, рестораннар, шәһәрнең мәдәни тормышы яхшыра гына бара. Без бик күп җәяү йөрдек, бу да тормыштагы аерым күренешләрне күрергә ярдәм итә. Мисал өчен, күргән эпизодны сериал сценариена өстәргә мөмкин булуын аңлыйсың. Ә тамашачы, минемчә, үзенә якын булганны өйрәнергә ярата.

Моннан тыш, бик күп каналлар сериаллар төшерә, һәм сез, тамашачы буларак, һичшиксез, экранда бер үк шәһәрләрнең, фатирларның төшерелүен күрәсездер. Без кино географиясен киңәйтү мөмкинлеген өйрәнәбез. Һәр шәһәрнең үзенчәлекле йөзе бар, һәм безгә яңа күренешләр кирәк. Тамашачыларның кадрларда Казанны да күрә алуы бик мөмкин.

Каналның максатчан аудиториясен билгеләгәндә гадәттә нәрсәдән чыгып эш итәләр?

– Теләсә кайсы канал,контент булдыру өчен, реклама керемнәре алу өстендә эшли. Без реклама базарында күпчелек брендларның нинди аудиториягә юнәлгәнен күрәбез. 70 процент очракта хезмәт яки товар сатып алу карарын хатын-кызлар кабул итә. Бу – гаҗәп тә түгел дип уйлыйм. Шуңа күрә «Домашний» аудиториясенең яше – 25 яшьтән 59 яшькә кадәрге хатын-кызлар. 20 ел элек, канал эшли башлаганда ук, без бу аудиторияне сайлаган идек.

Әгәр бу аудитория буенча барлык каналларга карасак, «Домашний» телеканалы быелның беренче 2 ае нәтиҗәләре буенча «Россия 1» каналыннан соң 2нче урында тора. Хатын-кызлар безнең өчен тавыш бирә. Идел буе федераль округы буенча барлык каналлар арасында һәм праймда (19дан 23 сәгатькә кадәр) без шулай ук 2нче урында. Мин 8 ел элек канал белән идарә итә башлаганда, без 9нчы урында идек. Бу – бик зур адым, бу вакыт эчендә без җитештерүне бик арттырдык, һәм хәзер без елына 110 серия җитештерәбез, бу – 500 сәгать тирәсе.

«Домашний» тамашачысының гадәти портреты нинди?

– Бу – Елена Александровна исемле хатын-кыз, кагыйдә буларак, ул сәүдә өлкәсендә эшли, товарлар яки хезмәтләр сата, аның урта махсус яки югары белеме, 2 баласы бар, ул кияүдә, үз фатиры, Корея яки Кытай смартфоны бар. Әйе, бездә төгәл портрет бар, һәм без аңа юнәләбез, без үзебез өчен түгел, ә шартлы Елена Александровна өчен нәрсә эшләгәнебезне аңларга тиешбез.

Фото: © АО «Новый канал»

Якын киләчәк турында сөйләсәк, эчтәлек үзгәрмәячәкме, шулай ук сериаллар булачакмы?

– Каналның «сетка» структурасы үзгәрми: көндез безнең юридик, мистик программалар булса, кичен – прайм сериаллар. Безнең каналдагы программалар башка каналлардан бик нык аерыла. Күпчелек каналларда сериал 1-2 атна дәвамында көненә берничә сериядә бара, ә бездә уникаль очрак:1 көн – 1 сериал, 4 серия. Бу – безгә рискларны бетереп, алга бару мөмкинлеген булдырды. Әйтик, бер ханым сериалны дүшәмбе көнне карый башлады, һәм ул аңа ошамады, һәм ул 2 атнага рейтингтан төшеп кала. Безнең очракта ул сишәмбе яки пәнҗешәмбе көнне кушылырга мөмкин.

«Сетка» структурасы үзгәрми, әмма тирә-юньдәге тормыш үзгәрә, ниндидер нарративлар барлыкка килә, һәм без аларга игътибар итми кала алмыйбыз. Әйтик, 2020 елга кадәр без яхшы, күңелле тормыш белән яшәдек, һәм сериаллар «Әкият мелодрамалары» эгидасы астында иде, ягъни кыз хыялындагы ир-атны очрата һәм искиткеч романтик тормыш белән яши. Ә аннары тирә-юньдә «сабыр итәргә кирәк, бераз түзәбез, аннары барысы да яхшы булачак» дигән сүзләр яңгырый башлады. Һәм без форматны үзгәрттек, хәзер безнең мелодрамалар линейкасы «Бәхеткә күз яшьләре аша» («Сквозь слезы к счастью») дип атала. Безнең героиня сериал башында кешеләрдән яки тормыш шартларыннанан бик нык зыян күрергә, аннары көрәшергә, газап чигәргә һәм ахырда бәхеткә лаек булырга тиеш.

Фото: © АО «Новый канал»

Уңышка ирешү сәбәбегезне дә әйтеп китсәгез иде?

– Күп кенә каналлар ниндидер бер вакытта тамашачылардан читкә китеп, үз-үзләрен белдерә башладылар. Минем, мәсәлән, ВГИК белемем бар, һәм мин контентны тирәнтен һәм профессиональ рәвештә карыйм, ләкин бу – моны халыкка да шулай тәкъдим итәргә кирәк дигән сүз түгел. Мин каналның зур, федераль булуын аңлыйм. Һәм берәр нәрсә эшләп, аны эфирга чыгаргач, бу проектны берничә миллион хатын-кыз каравын аңлыйм. Җаваплылык дәрәҗәсе бик югары.

Озак вакыт «Домашний» башка каналлардан калган контентны күрсәтте. «Беренче» һәм «Россия 1» каналлары күрсәткәннәр, күпмедер вакыттан соң, «Домашний» эфирында чыкты. Әйе, бу ниндидер уңыш та китерде, әмма без үз хикәяләребезне булдыра башлагач, тагын бер тапкыр әйтеп узыйм, елына 110 сериал, бу 4-8-10 серияле хикәяләр, безнең белән кызыксыну елдан-ел арта башлады, безгә реклама бирүчеләр өчен премиаль булган яшь аудитория килә башлады.

Һәм икенчесе – без үз концепциябезне ачык итеп формалаштырдык һәм аны шигаребездә дә яңгыраттык. Башта ул «Һәрвакыт хатын-кызлар өчен» («Всегда для женщин») булса, аннары «Төп хатын-кызларныкы» («Главный Женский») булды. Аудиториядә, 14нче төймәгә баскач, анда нәрсә күрәчәкләре турында ачык фикер барлыкка килде. Һәм безнең аудиториябез, даими тамашачыларыбыз арта.

Яңа сезонда төп басымны нәрсәләргә ясаячаксыз?

–Тамашачылар телевизорны күбрәк карый торган, реклама бирүчеләр иң актив булган чорлар бар, бу, кагыйдә буларак, февральдән апрельгә кадәр һәм сентябрьдән ноябрьгә кадәр вакыт. Киләсе сезон сентябрьдә башланачак. Барлык сериаллар да лаеклы булачак, бик күп сюжетлар күрәчәксез, шуңа күрә аларны карарга кирәк. Ел ахырына кадәр – «Искиткеч гасыр» («Великолепный век»), ә аннан соң без 2 яңа заманча төрек сериалын сайладык. Тамашачыларның күңеленә хуш килер дип уйлыйм.

Мелодрамаларыгызның уңыш сере нидә?

– Бездә снобизм юк, без эшләүче хатын-кызның кичен өйгә кайткач нәрсә белән шөгыльләнүен бик яхшы аңлыйбыз. Ул фон буларак карый, шуңа күрә мин һәрвакыт продюсерлардан теләсә нинди гамәл, теләсә нинди хис һәрвакыт әйтелергә, артикуляцияләнергә тиеш дип сорыйм. Бу – гадиләштерә дигән сүз түгел, бу, мисал өчен, кайгырасың икән, бу турыда әйтергә кирәклеген аңлата. Мин бу вакытта, мәсәлән, суыткычка борылган булырга мөмкинмен. Шуңа сүзләр белән әйтергә кирәк.

Хатын-кыз игътибарын читкә юнәлткән арада, моңа кадәр нәрсә булганын аңларга тиеш. Әгәр герой хыянәт итсә, икенче сериядә героиня бу хакта дус кызлары белән сөйләшергә тиеш. Тамашачыны тотып калырга мөмкинлек бирүче гади кагыйдәләр бар. Әгәр тамашачы беренче серияне тулысы белән карый алмаган, аннары икенче яки өченче сериядә кушылган икән, нәрсә турында сүз барганын аңларга тиеш. Без моның өстендә эшлибез һәм анализлыйбыз.

Сезнеңчә, төрек сериалларының феномены нәрсәдә?

– Берничә параметр: беренче һәм иң мөһиме – фокуста мелодрама һәм драма, барлык социаль контекстлар фон рәвешендә генә. Икенчесе – төрек ир-атлары үз хисләрен ачыктан-ачык күрсәтә. Өченчесе – төрекләр бик дөрес дулкынны тотып алганнар, алар күп илләргә сатыла торган универсаль контент төшерәләр. Аларның серияле җитештерү сыйфаты даими үсә. Матур күренешләр, ышанычлы камера, искиткеч актерлар. Динамик, мавыктыргыч сюжет. Күпләрнең Төркиядә булуы, бу илне үз күзләре белән күрүе дә мөһим. Әгәр дә без мисал өчен Исландия герое турында сериал төшерәбез икән, бу бик үк аңлашылмаячак.

Реклама. АО «Новый канал»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100