news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марина Карпованың «Татарстан — минем туган җирем» клибы

Надежда Токранова сүзләре, Марина Карпова көе, Адель Хәмзин аранжировкасы.

news_top
Марина Карпованың «Татарстан — минем туган җирем» клибы

Татарстан — минем туган җирем

Еллар узган саен матурая,

Сокланырлык бүген Казаным.

Күпме күргән горур башкалама

Сынмас көчләр теләп каламын.


Кушымта:

Татарстан — минем туган җирем,

Җылыта ул туңган җанымны.

Чит җирләрдә түгел, Казанымда

Каршылармын һәрбер таңымны.


Тусын көннәр бары бәхет алып

Газиз шәһәремә, халкыма,

Туган якның ачы җилләре дә

Дәва була бүген җаныма.


Кушымта.

Сүнмәсен кояшым, сулмасын чәчәкләр

Матурлык өләшеп бәхеткә дәшәләр.

Меңьяшәр башкала, Казаным, Казаным,

Сынмас рухым белән мин синдә каламын.

Кушымта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар