Марина Карпова Луганскида концерт куйган: «Хатынын, өен югалткан карт язмышы тетрәндерде»
Җырчы Марина Карпова Луганскиның Краснодон шәһәрендә Татарстанның камера хоры белән концерт куйган. Аның сүзләренчә, андагы кешеләр тормыш сынаулары аша узса да, кешелекле булып калганнар. «Алар өмет өзми, бу дөньяны чиксез ярата. Мин кичергән хисләр өчен рәхмәт. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Рәхмәт», – дигән сүзләр багышлаган ул Луганскида яшәүчеләргә.
Икенче видеода ул бер картны күрсәтте. «Бу картның тарихы тетрәндерде. Ул йортын, хатынын югалткан, аның шәһәрен җир белән тигезләгәннәр. Әмма ул концертка килгән һәм ул шушы вакытта бәхетле иде. Димәк, без юкка килмәгәнбез… Андый язмышлылар тулы зал иде. Яңа айфон, яңа машина алырга тырышып яшәп, без чын бәхетнең нәрсә икәнен оныта башладык», – ди Марина Карпова.