Марий Элның Бәрәңге бистәсе: Мәрҗанигә тиң Насретдиновлар нәселе турында
8 октябрьдә Марий Эл республикасы Бәрәңге район үзәгендә Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Йошкар-Ола һәм башка төбәкләрдән зур-зур кунаклар килгән иде. Чөнки биредә «Насретдинов укулары: Марий Эл җирлегендə ислам традициялəре. Фидай-Мөхəммəд хəзрəт һəм Хəлил хəзрəт Насретдинов мирасы» дигән төбəкара фəнни-мəгариф конференциясе узды.
8 октябрьдә иртә таңнан Марий Эл республикасының Бәрәңге бистәсенә кузгалдык. Татарлар күпләп тупланып яши торган бу район турында ишетеп белсәм дә, беренче баруым иде. Ике сәгать дигәндә, мари урманнарын узып, Бәрәңгегә килеп җиттек.
«Әлеге район җирендә борынгы заманнардан ук чирмешләр яшәгән. Казан яулап алынганнан соң качып киткән татарларның бер өлешен чирмешләр үз җирләрендә кабул итеп урнаштырганнар», – дип хәбәр итә Википедия. Район исеменең русча Параньгинский дип аталуын җирле халык мари телендә «б» хәрефе булмау белән аңлата. Ягъни «бәрәңге» сүзе марича «параньга» була.
Бүген Бәрәңге районында 15 меңгә якын кеше яши. Шуның 47 %ы татарлар, 43 %ы марилар һәм 8 %ы – руслар. Бәрәңгедәге төзек йортлар, чиста каралты-куралар, милли бизәкле тәрәзә йөзлекләренә игътибар иттем. Татарлар яшәгән төбәк әллә каян «кычкырып тора» инде.
Кызыл мәчеткә кереп, башка кунаклар белән дә исәнләшеп чыктык та мәдәният йортына кузгалдык.
Кемнәр алар – Насретдиновлар?
Элек-электән биредә мөселманнарны үзара бәйләп торган данлыклы Насретдиновлар нәселе яшәгән. Бу нəселнең башлангычы чыгышы белəн Татарстанның Арча районы Ташкичү авылыннан булган имам Насретдин бин Габдессəлəм (1796-1868) белəн бəйле. Ул Бəрəңгедə 1771 елда төзелгəн үзəк мəчеттə 45 елдан артык имам вазыйфасын башкара.
Соңрак əтисенең дин тотучыларга рухи нəсыйхəт бирү, тəрбия кылу эшлəрен улы Хафизетдин бин Насретдин (1827-1917) дəвам итə. 1917 елгы революциягə кадəр бистəдə 4 мəчет эшли. Аларның һəркайсында Хафизетдин Насретдинов нəселеннəн булучылар, шул исəптəн аның уллары Фидай-Мөхəммəд Насретдинов (1869-1924), Зөлкарнəй Насретдинов (1882-1917) хезмəт куя. Фидай-Мөхəммəд Насретдиновның улы Хəлил-Рахман Насретдиновка (1890-1964) 1936-1953 елларда Мəскəү җəмигъ мəчете эшчəнлеген җитəклəү эше йөклəнə.
Хəлил-Рахман Насретдинов эшчəнлеге совет атеистик җитəкчелегенең динне эзəрлеклəгəн ике дулкыны арасына туры килə. Бу эзəрлеклəүлəр Бəрəңге бистəсендə дə эзсез узмый: дүрт мəчетнең берсе дə исəн калмый.
Бүген исә Бəрəңге районында көн күрүче татарларның һəм күплəп татар-мөселман халкы яшəгəн күрше район татарларының рухи тормышы актив төстə яңарыш кичерə. Бəрəңгенең мөселман җəмгыяте 2 яңа мəчет төзегән.
Җирле мөселман җəмгыятенең башында, дини тормышны җитəклəп баручы булып, әлеге нəселнең дəвамчысы – Зөлкарнəй Насретдиновның оныкчыгы Рамил Зөлкарнəев тора.
«Насретдинов укулары» быел беренче мәртәбә узды, Идел буе Болгар дəүлəтендə рəсми рəвештə ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланды. Укуларда Марий Эл республикасы мөселманнары Диния нəзарәте (Марий Эл республикасы мөхтəсибəте) рəисе Фəрит хəзрəт Шагеев, Марий Эл республикасы һəм Бəрəңге бистəсе администрациялəре вəкиллəре, мөфти шəйх Равил Гайнетдиннең Идел буе федераль округындагы вəкалəтле вəкиле Мөнир Беюсов, Россия мөселманнары Диния нəзарәте үзəк аппараты вəкиллəре чыгыш ясады.
Чыгышлар шактый күп иде, конференция дүрт сәгатькә якын барды. Әмма Насретдиновлар нәселенең эшчәнлеген ачып биргәннәре бармак белән санарлык булды. Хәтта бу темага якын да килмәгән чыгышлар булды, мәсәлән, чечня сугышында һәлак булучылар турында тыңлап утырдык...
«Хафизетдин Насретдиновның регалийлары Мәрҗанинеке белән тиң»
Иң кызыклы чыгышлардан өзекләр китерәм:
Фирзия Сабирҗанова, Марий Эл республикасы татар төбәкчеләре җәмгыяте әгъзасы:
«Әлеге нәселнең данлыклы шәхесе – Хафизетдин хәзрәт Насретдинов эшчәнлеген күп еллар өйрәндем. Ниһаять, мондый зур конференциядә чыгыш ясарга насыйп булды. Хафизетдин хәзрәт 3 ел Бохарада Шиһабетдин Мәрҗанидә укый. Мәрҗани белән озак еллар хатлар язышып торалар. Мәрҗани аңа «туганым» дип мөрәҗәгать итә. Мәрҗани аларның икесен – абыйлы-энеле шәкертләрне – үзенең 21 иң яхшы шәкертләрен язганда 4-5нче урыннарга куя. Хафизетдин бик диндар һәм зыялы кеше була, суфичылык белән мавыга.
Гаиләсенә килгәндә, аңа берничә тапкыр өйләнергә туры килә. Кая гына барып чыкмасын, аны кешеләр үзләре тирәсендә калдырмакчы була һәм, шул нияттән, өйләндерү җаен да карый. Хафизетдин хәзрәт үз дәверендә танылган кеше була, аның дини регалийларын хәзерге галимнәр Шаһабетдин Мәрҗанинекенә тиңдәш итеп куялар. Бүген аның хезмәтләре басылмау исеме таралуга зур киртә булып тора».
Рамил хәзрәт Зөлкарнәев, Бәрәңгенең Кызыл мәчетендә имам-хатыйб, Бәрәңге мәхәлләсе рәисе:
«Мин Насретдин хәзрәтнең алтынчы буын вәкиле булам. Бабамның әтисе Зөлкарнай мулла булган, аны җирле халык яхшы беләдер.
Хәлил-Рахман хәзрәт Насретдинов Бәрәңгедә туа. Ул 20 яше тулганда патша армиясендә хезмәт итәргә алына. Яшь солдат, хезмәтен тәмамлагач, хисләнеп, мулла гаиләсеннән чыгуын да онытып, Польша кенәзенең кызына өйләнә. Аны Бәрәңгегә алып кайта, әмма ул хатын-кыз мондагы тормышка яраклаша алмый – ислам кабул итәргә теләми, бала да тапмый, татарча өйрәнми. Аны берничек тә күндерә алмагач, Хәлил хәзрәт хатынын аерырга була. Аннан аның бирнәсен төяп, Казаннан карета яллап, Польша чикләренә кадәр илтеп куялар.
Аннары Хәлил хәзрәт 3 ел Бохарада мәдрәсәдә укый. Аны әтисе кабат Бәрәңгегә кайтара, шуннан соң ул биредәге мәдрәсәдә укыта башлый. Хәлил хәзрәтне 1918 елда булачак хатыны Гайшә белән таныштыралар, аларның 7 балалары туа.
Хәлил хәзрәтнең Мәскәүгә чыгып китүенең сәбәбе – авылга килеп җиткән рәхимсез вакыйгалардыр. Ул 1932 елда милли карашлы төркемдә торуда гаепләнә, андагы кешеләрнең берничәсе кулга алына, берничәсе читкә чыгып китә... Хәлил-Рахман хәзрәт 1932 елдан Мәскәү җәмигъ мәчетендә хезмәт куя, мөхтәсиб һәм казый булып та эшли. Аның эш дәвере дингә каршы барылган сәясәт вакытына туры килә. Ул сугыш чорында Мәскәүдә фронтка халыктан акчалата ярдәм җыя, әлеге акчага танк алынып, фронтка озатыла. Аңа хәтта Сталиннан рәхмәт хаты да килә, диләр. Хәлил хәзрәткә 1945 елда Хаҗга бару насыйп була. 1953 елда хакимият басымы нәтиҗәсендә отставкага китә. Соңгы көннәргә кадәр Мәскәү астындагы дачасында тора, Мәскәүдә күмелә».
Әхмәт Макаров, Россия мөселманнары Диния идарәсендә кинодокументаль проектлар җитәкчесе:
«1936 елда Россиядә ислам тормышының иң авыр чоры башлана. Шул елдан Мәскәү мөселманнары арасында Хәлил-Рахман Насретдинов лидерга әйләнә, Мәскәү җәмигъ мәчетендә имам булып тора. Ул елларда имам булу – синең артыңнан теләсә кайсы вакытта килергә һәм алып китәргә мөмкиннәр, дигән сүз. Сугыш чорында Мәскәүдә фронтка акча җыюларның күбесен Хәлил Насретдинов башлап йөри...»
Беренче коймак төерсез булдымы?
Конференциядә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шəйх Равил Гайнетдиннең мөрәҗәгате дә яңгырады. Ул әлеге нәселнең вәкиле – Хәлил-Рахман хәзрәт Насретдиннең илебез мөселманнарының язмышында әһәмиятле эз калдыруын җиткерде.
«Бөек Ватан сугышы елларында Хәлил-Рахман хәзрәт Мәскәүнең бердәнбер эшләп килгән мәчете − Мәскәү җәмигъ мәчете мөнбәрен тотып торучы, мәчеттән фронтка тупланып китүче Ватанны саклаучыларга хәер-фатыйхасын бирүче, Ватаныбызның җиңүе өчен бертуктаусыз догада торучы мөхтәрәм хәзрәт булды», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Марий Эл республикасының Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев Насретдиновлар кебек шәхесләребезне барлау киләчәк буынны тәрбияләү өчен мөһим икәнен кат-кат әйтте.
– Кызганыч, бу дәрәҗәле шәхесләрне барлау эше моңарчы читтә калып килде. Бу конференция беренче мәртәбә уздырыла. Мондый чара уздырып, дин өлкәсендә зур эз калдыручыларны тарихка кертеп, яшьләргә күрсәтеп, тәрбия эшләренә өлеш кертәбез, дип саныйм. Әлеге конференцияне тагын үткәрербез, – диде Ибраев.
Соңыннан кунаклар: «Беренче коймак төерсез булды», – дип үзара макташса да, киләчәктә әлеге юнәлештә җиң сызганып эшләргә урын бар, дип уйлап утырдым. Беренчедән, Мәрҗанигә тиң Хафизетдин хәзрәт Насретдиновның хезмәтләре белән дә танышасы килде. Аларны шушы конференцияләрдә яңгыратасы иде. Насретдиновларга багышланган «Нәсел хатирәләре» дигән ике томлык чыккан, анда әлеге нәсел турында күбрәк мәгълүмат бардыр дип, ул басма белән дә танышу теләге туды.
Аннары, конференциянең күпчелек аудиториясе 60+ иде. Ярты зал буш, һәм килгән кунакларның күбесе – олы яшьтәге кешеләр. Шулай да, залда утыручылар чын күңелдән кызыксынып килгән, дигән фикер калды. Янымдагы ак яулыклы әби, мине дә уздырып, блокнотына шытыр-шытыр нидер теркәп утырды. Киләчәктә әлеге чара яшьләр өчен дә шундый ук кызыклыга әйләнсен иде.