Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марий Элда яшәүче Александр әсирлектән кайткан: «Ашатмадылар, кайнар су гына бирделәр»

news_top_970_100
Марий Элда яшәүче Александр әсирлектән кайткан: «Ашатмадылар, кайнар су гына бирделәр»
Лида Смирнованың шәхси архивыннан

Марий Элның Килемар районы Олы Ермучаш авылында яшәүче Александр Смирнов Украина тоткынлыгыннан кайткан. Ул 25 көн әсирлектә була, Украина ягы белән әсирләр алмашуга эләгеп, иреккә чыга һәм өенә кайта. Туганнары исә бу вакыт эчендә Александрны исән дип ышанган һәм аны эзләгән.

Кайтканнан соң, Александр беренче эш итеп, Татарстанда яшәүче сеңлесе Лидага шалтырата, ул аның Александр икәненә башта ышанмый да. Бу хакта «Про Город» сайты яза.

Украина тоткынлыгыннан кайткан Александр Смирновка 32 яшь, электрик булып эшләгән. Махсус операциягә үз теләге белән китә. Лида исә моны Александр хәрби операциягә киткәч кенә белә.

«Башта мин ышанмадым. Марича: «Саша, синме бу?» – дип сорадым. Мари телендә: «Мин исән-сау, Лида, бу – мин», – дигән җавап ишеткәч, тыелып кала алмыйча елый башладым», – дип сөйли Лида.

Александр тоткынлыкта булган вакытта Лида бик борчылган. Абыйсы элемтәгә чыкмый башлаган, аны хезмәттәшләре дә «һәлак булды» дип сөйләгән.

«Сугышчылар миңа яза башлады, аны «тегендә» калды, алып чыга алмыйбыз» дип, чын дөресен әйттеләр. Алар Александрның башка өйгә кайтмаячагын әйттеләр, аны көтмәскә, моның белән килешергә куштылар, әмма мин аны һәлак булган дип сизмәдем. Алай булса калса, һичьюгы төшемә булса да кереп әйтер иде», – дип сөйләгән Лида Смирнова.

Лида абыйсының хезмәттәшләренә ышанмый һәм Александрны бөтен җирдән эзләргә әзер була. Ул мондый очракларда нишләргә кирәген Интернеттан карый. Лида Йошкар-Олага килеп хәрби прокуратурага, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итәргә тели.

Якташлары да шундук Александрны эзләүгә кушыла. Визимьяр бистәсендә яшәүче, хәрби операциядәге солдатларга ярдәм итүче Эмилия Селифанованы да Александрның язмышы борчый. Ул берничә мәртәбә аңа посылкалар, кирәк-яраклар, маскировка челтәрләре җибәрә. Александр гел рәхмәт укый торган була.

«Аны беркем дә үлгән килеш күрмәгән, шуңа күрә миндә өмет уянды. 15 гыйнварда аларны штурмга җибәрәләр. Ул югала, әмма телефоны элемтәдә була. Мин аның госпитальдәге командиры белән элемтәгә кердем. Аның позывное «Верес». Ул мине «Александр һәлак булды» дип ышандырды. Ә үзләрен Украина солдатлары дип таныштырган ниндидер хәрбиләр мине «Александр исән» дип ышандырды. «Әгәр мине алдыйсыз икән, мәетен алып чыгарга булса да коридор бирегез», – дидем», – дип сөйли Эмилия Селифанова.

Эмилия Селифанова махсус хезмәтләргә шалтыратырга вакыт җиткәнен аңлый.

Александр белән Лида туган авыллары Олы Ермучашта үсә. Бер мәктәптә, бер класста укыйлар. Хәзер Лида Татарстанның Буа шәһәрендә яши. Кияүдә, балалары бар.

Александрның Марий Элда 87 яшьлек әбисе яши, һәм ул, туган авылына кайтуга ук, аны кысып-кысып кочакларга вәгъдә иткән.

Хәзер Александр Мәскәүдә тернәкләндерү үзәгендә.

«Без телефоннан сөйләштек инде. Абый аларны анда ашатуларын сөйләде. Ул озак вакыт берни ашамаган. Әсирлектә аларны ашатмаганнар, кайнар су гына биргәннәр», – дип сөйләгән Лида.

Лида әйткәнчә, әсирлектән соң, абыйсының хәле борчылырлык түгел. Александр тыныч һәм яхшы сөйләшә. Лида абыйсын алырга Мәскәүгә барырга һәм аны туган ягы Марий Элга алып кайтырга ниятли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100