Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марий Элда асфальт юлны язгы ташу җимергән

news_top_970_100
Марий Элда асфальт юлны язгы ташу җимергән

Марий Элда Звенигово – Шелангер – Морки трассасында асфальт юлны язгы ташкын җимергән.

Су торбасы тыгылу сәбәпле, урманнарда эрегән кар сулары асфальт юлны җимерә башлаган. Юлны ремонтлаучылар, полиция су ашаган урынга килә. Язгы су юлның өстеннән ага башламасын өчен, экскаватор асфальтны җимереп, суга юл ясый. Су тагын да күбрәк урынны ашый һәм кешеләрнең күз алдында юлның зур бер өлеше җимерелеп төшә –  юл урынында язгы сулар аккан канал барлыкка килә. Су агырга тиешле торбаның ватылган булуы күренә. Видеоны төшергән кеше, эмоцияләрен тыя алмыйча, сүгенә-сүгенә төшерә. 

Марий Эл башлыгы Юрий Зайцев юлның ябылуын белдергән. Билгеле, ул белдермәсә дә, бу юлдан йөреп булмаячагы ачык билгеле. 

«Юл якын арада ачылачак», – дигән башлык. Моның сәбәбе дип, ул «һава торышының тиз арада җылытуын» атаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100