news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марий Эл республикасында 45 яшьлек хатын цехта пилмән ясаганда кулын станокта өздергән

news_top
Марий Эл республикасында 45 яшьлек хатын цехта пилмән ясаганда кулын станокта өздергән
Фаҗига күргән хатынның танышлары станокны фотога төшергән

Йошкар-Олада пилмән ясау цехында эшләүче 2 бала анасы пилмән ясаганда кулын өздергән. Бу – Васильев урамы, 6нчы йортта урнашкан, полуфабрикатлар ясый торган «Пижанка» дигән урындагы цехта булган.

Хатынның танышы әйтүенчә, станокта ничек эшләргә икәнен рәтләп өйрәтмәгәннәр дә. Станоктан камыр алганда, аның кулы кискечләргә эләгә. Кулының чирек өлеше генә кала. Моннан тыш станокның тимер тешләре күкрәген кисә – ике кабыргасы сына, үпкәсе тишелә. «Ашыгыч ярдәм» белән аны алып китәләр, ул реанимациядә.

«ПроГород» язуынча, предприятие директоры хәзер үз өстеннән җаваплылыкны төшермәкче була икән. Хатын-кыз 1 ел буе эшләгән, ә рәсми рәвештә эшләмәгән саналган. Директоры «ул стажировка узды һәм бездә эшләми» дип котылмакчы, дип сөйләгән бу хатынның танышы.

Җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар