Мари эшмәкәрләре: "Иван-чәйдән чәй ясап, елына бер миллион сум эшлибез"
Иренмәгән кеше ничек тә яшәргә тырыша. Табигать Анабыз шулкадәр бай, җаен белгән кеше, акчаны аяк астына үрелеп кенә эшли. Кемдер җиләк җыеп сата, кемдер гөмбә. Ә менә Марий-Эл республикасының Звенигово авылында иван-чәй җыеп, шуннан чәй ясап сатучы гаилә белән танышып кайтты “Татар-информ” хәбәрчесе. Кереме дә ни җитте генә түгел, елына 1 млн сум акча эшләп була ди.
– Россиядә чәй тармагы яңарып килә. Мин ике тапкыр Мәскәүдә иван-чәй җитештерүчеләр съездында булдым. Хәзер эшмәкәрләр элеккеге традицияләрне кире кайтарып, бу шөгыль белән җитди рәвештә шөгыльләнергә тели, - диде гаилә башлыгы.
Карасевлар иван-чәй ясау белән 8 ел тирәсе шөгыльлә. Иң элек эшне алар кечкенә генә сарайдан башлый, тора-бара махсус цех төзи.
“Күршебез тәкъдиме белән, иван-чәй ясарга керештек”
Гаилә әлеге эшкә очраклы гына кереп китә. Дөресрәге, моңа кадәр алар бу үләнне таный да, үзенчәлекләре турында да белми.- Без бу “авыл”га килеп төпләнгәч, көннәрдән бер көнне күршебез килде дә: “Без хәзер җирдә яшибез, әнә күрәсезме, иван-чәй үсә, шуны сезгә тәмләп карарга кирәк”, - диде. Без моңа кадәр аның нинди үлән икәнен белми дә идек. “Яфракларын җыегыз да чәй пешерегез”, диде күршебез. Мин моны өйгә алып кайтып, пешереп карадым. Ничек әйтим, үләннән – үлән, печәннән печән тәме килә инде. “Әй, тәмле түгел бит бу”, дидем. Ул миңа: “Шунда чәчәкләрен салып кара”, диде. Чәчәкләре белән дә пешердем. Әллә ни аермасын күрмәдем, - ди Петр әфәнде.
“Чәй ясауда төп шарт - ферментация”
Әмма бу гаиләдә иван-чәйгә мәхәббәт көтмәгәндә уяна.– Уңыш бәйрәмендә “авыл” халкы безне шул чәй белән сыйлады. Искиткеч! Аның тәме искиткеч иде. Төсе дә башка. Мин шул көнне барысын да энәсеннән җебенә кадәр сорашып кайттым. Баксаң, иван-чәйдән тәмле, сыйфатлы чәй ясауның төп шарты – ферментация процессы икән. Аны киптерү генә җитми, - ди Светлана ханым.
“Әзер чәйнең бер килосы 2000 сум”
Уйлап баксаң, юл кырыенда, урман аланнарында үсүче гади иван-чәйдән шактый акча эшләп алырга мөмкин икән."Берәмтекләп сатканда, бер килосы - 2000 сум. Күмәртәләп биргәндә арзанракка китә, билгеле. Яшел Үзән халкы әлеге чәйнең файдасын белеп алды. Иң зур сатуыбыз шунда", - диләр Карасевлар.
Үләннән чәй әзерләү процессы башыннан ахырына кадәр ике айга сузыла. Июнь-июль. Августта ул чәчәк атып, мамыклана башлый. Үләннең яфракларын астан өскә таба сыдырып җыеп алганнан соң, 12 сәгать дәвамында какларга кирәк. Шуннан соң яфракларны бөрештереп, йомшарту процессы башлана. Үлән, шулай итеп, сок чыгарырга тиеш. Карасевлар моны зур иттарткыч аша чыгарта. Бу – бөртекле чәй ясау процессы.
“Иван-чәйне дүрт тапкыр пешереп эчеп була”
- Без ел әйләнәсе иван-чәй эчәбез. Кытай чәеннән аермалы буларак, аны берничә тапкыр пешереп була. 4 тапкырга кадәр менә дигән чәй пешә аннан. Анда токсиннар барлыкка килми. Ә Кытай чәен пешергәч тә 15 минут эчендә эчәргә кирәк, - ди Светлана ханым. – Без бу чәйне эчеп яшәрәбез. Соңгы елларда безгә шулкадәр күп комплиментлар ява. Иван-чәй ияләшү булдырмый. Ул организмны чистарта, эчәкләр, ашказаны өчен файдалы. Иван-чәйдә Менделеев таблицасындагы микроэлементларның яртысыннан күбрәге тупланган. Анда С витамины лимонга караганда 5-6 тапкыр га күбрәк. Әлеге чәй бик туклыклы, аны эчкәч хәтта ашыйсы да килми.- Иван-чәйнең икенче атамасы - кырлыган. Русча иван-чай, копорский чай, кипрей атамалары бар.
Карасевлар иван-чәй бизнесында көндәшләр күрми. Киресенчә, бу эшкә алынучыларга шат кына алар, теләктәшлек күрсәтергә дә әзерләр.
- Халык иван-чәйне куллана да, сата да белми. Россия буйлап мондый эшмәкәрләр 300гә җыеламы икән?! Бу – гомуми ихтыяҗның 0,2 процентын тәшкил итә. Бүген иван-чәйне Кытай, Германия сатып алырга әзер. Әмма бездә ул илләрне тәэмин итәрлек мөмкинлекләр юк әлегә, - ди Петр Карасев.
“Чәй ясаганда төн йокылары кача”
Дөрес, биюче бии-бии остара дигәндәй, Карасевлар да эш тәҗрибәсен тора-бара гына җыя.
- Беренче көннән үк барысын да дөрес ясый башладык дип әйтеп булмый, билгеле. Әрәм иткән, килеп чыкмаган вакытлар да шактый булды. Тәҗрибә шулай итеп җыелды. Беләсездер, Марий урманнары чебен-черки, озынборын белән дан тота. Июнь-июль айларында, иван-чәй әзерләгәндәге мәхшәрне күрсәгез сез! Без көннәр буе умартачы киемнәре, битлекләреннән йөрибез. Шушы ике айда безнең көн белән төн алмашына, - ди Светлана ханым.Карасевлар үләнне 50-70 градуста киптерә, бу – түбән температура санала икән.
“Киләчәктә мамыгыннан - мендәр, тамырыннан он ясау хыялыбыз”
Иван-чәй үләнен үзләштерүгә Карасевлар ныклап тотынган. Бөртекле һәм яфраклы чәй ясаудан тыш, аларның киләчәккә планнары да зурдан.- ялкынсынуга каршы көрәшә һәм бөрештергеч сыйфатка ия;
- авыртуны баса, тән температурасын төшерә;
- нервланганда, стресс кичергәндә тынычландыра;
- азык-төлек, спиртлы эчемлекләр белән агуланганда файдалы, айнытучы үзлеге дә билгеле;
- канны чистарта;
- иммунитетны күтәрә;
- организм хәлсезләнгәндә хәл кертә;
- гипертония, атеросклероз, азканлылыктан файдалы;
- матдәләр һәм тоз алмашын көйли;
- ашказаны-эчәк тракты җәрәхәтләрен төзәтә;
- бавыр, бөердә таш булса, талак авырулары вакытында файдалы;
- авыртулы менструацияләрдән коткара;
- чәч тамырларын ныгыта;
- яман шеш вакытында организмның агулануын киметә;
- мәни бизе аденомасы һәм простатиттан котылырга ярдәм итә.