Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Марфа дәртлерәк»: Шәкүр бабай сөяркә белән хат алышуның ышанычлы ысулын күрсәтте

Блогер Азат Шәкүров инстаграмга яңа кызык видео куйган.

news_top_970_100
«Марфа дәртлерәк»: Шәкүр бабай сөяркә белән хат алышуның ышанычлы ысулын күрсәтте
https://www.instagram.com/shakur.babai/

Блогер Шәкүр бабай, яки Азат Шәкүров инстаграмда сөяркәләре белән хат алышуның иң ышанычлы ысулын күрсәтте. 

«Элек элемтә ысуллары азрак булган, шуна да карамастан, хыянәтче кайда да „лазейка“ таба ул. Хәзерге вакытта хат җибәрү җиңелрәк, ләкин элекеге ысул „безопасныйрак“. Берәр кайда эшен генә эшләп калдырмаса, күгәрченнән бернинди эз дә калмый», — дип яза ул инстаграмда.

 Үзенә хат алып килгән күгәрченне Шәкүр бабай шатлыгыннан нишләтергә белми, «маладис» дип үбеп тә ала.

«Әхә, Марфадан хат килеп төште. Тәк, Иван командировкага китә дигән. Болай булгач, Фрося „отменяется“. Марфа янына барам булып чыга. Марфа яшьрәк, дәртлерәк. Кире хат яздык, бар оч күгәрченкәем», — дип, хәбәрче кошны кире очыртып җибәрә. Ләкин тормышта барысы да алай җайлы гына бармый шул. Ишегалдына керү белән хәләл җефетенең дә күгәрчен очыртып маташуын күреп ала.

«Карагыз әле моны! Булды, Марфа да, Фрося да „отменяется“. Мәчтүрә миңа мөгез куеп ята», — дип кычкырып җибәрә.

«Бабай начар нәрсә өйрәтмәс!», «Хатта нәрсә дип яздың?» — дип көлгән инстачылар икешәр сөяркәсе булган бабайдан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100