news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллинның яңа җыры Салават Миңнехановны борчуга салган

news_top
Марат Яруллинның яңа җыры Салават Миңнехановны борчуга салган
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Марат Яруллин гүзәл кыз турындагы өр-яңа җырын тәкъдим итте. Ул аны инде репертуарына да алган, ә менә музыкаль мәйданчыкларга чыгарыргамы юкмы дип, киңәшне социаль челтәрдәге дусларыннан сораган.

Әлеге видеога интернет дуслары гына түгел, Маратның сәхнәдәше Салават Миңнеханов та битараф кала алмаган. Хәтта, әйтергә кирәк, бу җыр аны борчуга да салган.

«Гүзәлем турында инде икенче җырың… Мин инде «нервничать» итә башладым», - дип язып калдырган ул Маратка.

Кайберәүләр исә җырның бөтенләй дә «яңа» булмавын да искәртә. «Марсель Вәгыйзов репертуарыннан», «Айрат Сафин җыры бит бу», – дип язып калдырганнар.

«Ну нәрсә язарга инде! Шәп егет. Молодец», «Шундый талантлы кеше һәр көнне җырлар чыгарса да ярый», «Көтеп калабыз», – дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар