Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллинның музыканты концерт вакытында гитарасын идәнгә бәреп ваткан

news_top_970_100
Марат Яруллинның музыканты концерт вакытында гитарасын идәнгә бәреп ваткан
Марат Яруллинның шәхси архивыннан

«Дуслар, Түбән Камада «Сагынырсың» туры кысаларында йомгаклау концерты булды. Традиция буенча соңгы концертта артист һәм аның командасы сценарийдан «чыга» алмый. Кызык әйберләр күп булды, әмма бигрәк тә музыкантым Альберт Вельгас аерылып торды. Ул концерт турын тәмамлау белән бергә, яраткан гитарасын ватып, карьерасына да нокта куярга булды. Нәрсә эшлим икән аның белән, әйтегез әле», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Шулай инде, мин концертыңда булмагач, тәртип бозыла», – дип комментарий калдырган Ильмира Нәгыймова.

«Үзенә игътибар юнәлтергә теләгән һәм популяр да булган», «Мин салют аталар дип торам, монда гитара җимерәләр икән», «Иң мөһиме, идәнгә зыян китермәгән», «Барысы да искиткеч булды, әмма гитара кызганыч», – дип язучылар да бар.

Видео Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 16 апрель 2023
    Исемсез
    Язгы обострениедер. Сугыш ка подвеска килгэн микэн эллэ
  • 15 апрель 2023
    Исемсез
    Сэхнэдэ янгыр чтоли. Нэрсэ гэнэ киеп чыкмыйлар. Ришаттан урнэк алыгыз🙏🙏🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100