news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гаиләдә Марат Яруллин бердәнбер җырчы түгел, баянга җырлаучы абыйсын тыңлап карагыз

news_top
Гаиләдә Марат Яруллин бердәнбер җырчы түгел, баянга җырлаучы абыйсын тыңлап карагыз
Фото: видеодан скриншот

Марат Яруллинның концерт директоры, абыйсы Ринат үзе җырлаган видеосын куйган. Ул «Үгетләмә, иркәм» дигән татар халык җырын башкара.

«Сызылып кына алсу

Таңнар аткан чакта

Мин эзләдем сине, тапмадым.

Көт, кайтырмын, диеп

Кулларыңны бирдең –

Ә нигәдер үзең кайтмадың...»

«Бу юлы баянда – Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин, ә мин җырлаган булып маташам», – дип язып куйган ул.

«Ринат, тавышың искиткеч, бик моңлы итеп җырлыйсың», «Ринат, маташу түгел, бик матур җырлыйсың. Тагын да җырлавыңны көтеп калабыз», «Афәрин, моңлы җырлыйсың», «Егетләр, молодецлар. Яңа дуэт барлыкка килергә тора. Бу юлы Ришат аккомпаниатр ролендә», – дип хуплап алганнар Ринатны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар