news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллинны бер төркем хатын-кызлар сырып алгач: «Балаларым юк... дип өметләнәм»

news_top
Марат Яруллинны бер төркем хатын-кызлар сырып алгач: «Балаларым юк... дип өметләнәм»
Фото: Гөлүзә Василова

Гүзәл затларның яраткан җырчысы Марат Яруллин хатын-кызлар җыелган бер бәйрәмдә катнашкан. Аңа шулкадәр игътибар күп булган ки, ул хәтта абыйсыннан ярдәм сорый.

«Тынычланыгыз! Торып торыгыз. Минем мондый квадрат метр мәйданда шулкадәр хатын-кыз күргәнем юк иде. Шул кадәр хатын-кызның мине тотып караганы юк иде. Сез күз алдыгызга китерәсезме, мин ни дәрәҗәдә «берүзем»? Абый, син ярдәм ит инде. Алгарак чыгып бас инде, зинһар өчен!

Хөрмәтле хатын-кызлар, егетләр! Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклисе килә. Аҗдаһа елы узып бара. Өйләнмәгән әле дә. Буйдак, балаларым юк, дип өметләнәм. Киләсе ел – хатын-кыз, гафу, елан елы», – дип, уенын-чынын бергә сөйли җырчы.

Видео: Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар