Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллиннан премьера: «Сау бул, мәктәп»

news_top_970_100
Марат Яруллиннан премьера: «Сау бул, мәктәп»
Фото: Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасында уку елы тәмамлану, чыгарылыш турындагы җырлар ел саен арта. Бу темага җырлаучы Лилия Муллагалиева, Илсөя Бәдретдинова, Зөлфирә Шәйдуллина рәтенә «Сау бул, мәктәп» җыры белән Марат Яруллин да өстәлде. Аны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин.

Яңа җырның көен Марат Яруллинның дуэтташы Ильмира Нәгыймова язган.

«Сезнең үзегезнең тавышы кыңгырау кебек чыңлый», «Чыгарылыш алдыннан шәп җыр. Бу җырга әле күп биюләр булачак»; «Йөрәккә үтеп керә торган җыр. Иҗат чишмәң саекмасын», – дип хуплап алганнар яңа җырны.

«Яңгырый кыңгырау җыры

Соңгы тапкыр, сау бул, диеп.

Хушлаша ике саф йөрәк

Иреннәр иренгә тиеп...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100