Марат Яруллинның төрле шәһәрләрдә концертлары бара, шул ук вакытта ул чираттагы премьерасын да тәкъдим итә. Мәхәббәт турындагы яңа җыр «Ерагайма» дип атала.
Маратны тыңлаучылары премьерасы белән котлаган һәм аны «үлеп яратулары» турында да язганнар.
Җырны тулысынча артистның «ВКонтакте» челтәрендә тыңлап була.