Җырчы Марат Яруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дусларыннан үзе турында сораштыру үткәргән.
«Мин үзем турында еш кына «тупас» һәм «пафослы» дигән сүзләрне ишетәм. Ә чынлыкты мин бик йомшак һәм «пушистый» (куян рәсемен урнаштырган – авт.). Ә сез минем турында ничек уйлыйсыз?» – дип сораган Марат.
«Йолдыз булып тугансың инде, шул гына»; «Шуңа өстәп, оятсыз да әле син»; «Ильмирага ярасаң, бездән нигә сорап торасың», – дип, дорфа язучылар булган аңа.
«Интервью биреп кара әле башта», – дигән журналист Гөлинә Шәйхи. Аңа җавап итеп, Марат: «Интервьюга әзерләнегез башта», – дип комментарий калдырган. Күрәсең, Марат һәр журналист белән әңгәмә корырга бармый икән.
Маратның тамашаларында булучылар, аның холкы турында бөтенләй икенче фикерне әйткән.
«Карап торышка, чынлап та, син пафослы, горур. Ләкин концертларыңда шуңа игътибар иттем: син бик арыган булсаң да, һәрбер кеше белән исәнләшәсең, хәлләрен сорыйсың, фотога төшәсең, уңышлар телисең. Бу – бик күп нәрсә турында сөйли. Берәүләр булса, качып кайтып китәр иде, арыдым, дип. Тамашачылар өчен бу – бик мөһим бит. Гел шундый ягымлы булып кал, Марат»;
«Концертыгызда булдым. Мөмкинлекләре чикле балага ничек итеп видеосәлам җибәргәнегезне күрдем. Сез – бик җылы кеше. Юк, сез бик яхшы күңелле, игелекле», – дигәннәр.
«Бер генә әйбер әйтәм: Үзеңдәге иҗатны ярат, иҗаттагы үзеңне түгел», – дип киңәш бирүче дә булган.
Фотолар: Марат Яруллинның шәхси аккаунтыннан