Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллинга өйләнергә «тәкъдим» ясаганнар, ул качкан

news_top_970_100
Марат Яруллинга өйләнергә «тәкъдим» ясаганнар, ул качкан
Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Яшьләрнең, хәзер инде балаларның да яраткан җырчысы Марат Яруллин социаль челтәрләрдәге трендны кабатларга булган. Аны кабатлаучылар гадәттә җитәкләшеп ЗАГСка йөгерә, ә Марат «булачак кәләш»тән качып йөгерә.

Видеода күренгәнчә, җырчы ак күлмәктән басып тора, аның каршындагы кыз тартмага салынган балдак суза. Ул аны күрүгә йөгереп китә. «Һәм әле дә булса йөгерә», – дип шаярткан комментарийлар язучылар.

Кыска гына видеоның әллә ни кызыгы да юк кебек, әмма комментарийлар язучылар кызган. Монда инде дуэтташы Ильмира Нәгыймованың «таяк тыгып болгатып алуы» ярап куйган.

Марат Яруллинның виртуаль дусларының күпчелеге әле аны яшь, өйләнергә иртәрәк, дип саныйлар.

«Йөгер, Форест, йөгер», – дип язган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевка җырчы әле дә йөгерүен әйткән.

«Нигә бәйләнәсез сез аңа, әле яше тулмаган, яше тулгач үзе үк тоттырыр»;

«Вакыты килеп җиткәч үлем белән никах сәгатен беркем дә белми ул»;

«Матуркай, йөгер, йөгер, әле сиңа иртәрәк»;

«Тизрәк йөгер»;

«Иртә әле. Әйбәт малай, ашыкма, кызлар гел үсеп тора»;

«Бу трендны ябарга да була, чөнки моннан яхшырагы булмый инде», – кебек комментарийлар тезелеп киткән.

Менә хәзер Ильмира Нәгыймова да сүз алган: «Менә мин тәкъдим ясаган булсам, точно качмас идең. Әмма...»

Комментарий язучылар шуны гына көткән диярсең.

Калдыр әле аны. Синең ике балаң бар. Өйләнмәгән егеткә йөкле кәләш нигә инде?

Тынычлан, сиңа карамаячак. Ә Ильмираны 10 бала белән дә урлаячаклар. Борчылма!

Ильмира эләксә, бик шәп булыр иде әле. Юк шул.

Алар бер-берсенә туры да килми.

Кадр артында сез инде. Начар сүзләргә карамагыз, йөрәгегезне тыңлагыз.

Сез бит – бик матур пар. Марат, шансыңны ычкындырма.

Бер-берегезгә туры килмисез, – дип язучы белән Ильмира да килешкәндәй иткән. – Хәлемнән килсә… – дип тә өстәгән.

«Хәлеңнән килә инде, килә», – дип җавап биргән Марат Яруллин. «Килми инде, килми, шуңа дәшмим бит инде», – дип язган Ильмира Нәгыймова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100