Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллинга күрәзәче карьерасының кайчан төгәлләнәчәген әйткән

news_top_970_100
Марат Яруллинга күрәзәче карьерасының кайчан төгәлләнәчәген әйткән
https://vk.com/marat_yarullin_of

Җырчы Марат Яруллин турында күрәзәчеләргә йөри икән дигән сүз таралган булган. Бер тапшыру барышында Марат үзе бу сүзләрне кире каккан. Алай да, дуслары киңәше белән, күрәзәче белән онлайн аралашканы булган икән. Менә шул күрәзәче Маратны төп борчыган сорауны җавапсыз калдырган, әмма карьерасының кайчан төгәлләнәчәген әйткән. Видеоны җырчының ВКонтакте сәхифәсендәге төркеменә урнаштырганнар. 

«Кем уйлап чыгаргандыр ул сүзне. Бармадым мин бернинди күрәзәчеләргә дә. Миңа дуслар бер күрәзәче булуы турында әйтте. Исеме Натальямы, Галинамы шунда, исемә төшерә алмыйм инде. «500 сум гына ала, язып кара», – диделәр. Мине генә түгел, күбесен бер сорау: кайчан өйләнәчәгем борчый бит.  Карьера әйбәт, саулык әйбәт. Өйләнү буенча нәрсә анда минем?» - дидем мин моңа», – дип сөйләгән Марат.

Күрәзәче төп сорауны җавапсыз калдырган. Әмма карьерасы буенча бер сан атаган. Ләкин Марат бу сүзләргә көлеп караган, бер тамчы да борчылмаган. 

«Эшең буенча ел – ел ярым калды синең, брат», – дип әйтте. Әмма мин ышанмыйм күрәзәчеләргә. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең кулында. Ничек язган, шулай булыр», – дигән Марат. 

«Психолог буларак шуны раслыйм: өйләнүе тиз түгел. Карьера үсеше буенча расламасы да чынбарлыкка туры килми. Әйбәт җырлый. Өметле», – дип язган бер психолог бу видеога комментарий. 

«Алланың рәхмәте киң, Марат. Иң мөһиме – сау-сәламәт булырга язсын. Аллаһы Тәгалә язганча була, белми дә калырсың», – дигән тагын берсе. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100