«Ә болай сораганнары юк иде әле», – дип, концертта булган бер мизгелне күрсәтте Марат Яруллин.
Сәхнәгә бер малай күтәрелә һәм Марат Яруллинга: «Марат абый, син исерек? Нет?» – дип сорау бирә. Җырчы башта бала «Исерек сөюемнән» дигән җырны сорый дип аңлый. Ләкин бала аннан нәкъ шул соравына җавап көтүен аңлата.
«Юк, мин бик тә аек, «клянусь», – дип ышандыра «бүген дә исерек мин» дип җырлап йөрүче җырчы баланы.