news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин ят кешене өй туена чакырмакчы

news_top
Марат Яруллин ят кешене өй туена чакырмакчы
социаль челтәрләр

Марат Яруллин фатир сатып алган. Җырчы анда кыйммәтле ремонт ясарга җыена. Инде белгечләр белән дә килешеп куйган.

«Ничек уйлыйсыз, минем фатирдагы ремонт күпмегә төшәчәк? Беренче булып дөрес җавап биргән кешене өй туена чакырам», – дип тә вәгъдә биргән ул.

Җырчының язылучылары арасында Яруллин янына кунакка килүчеләр күп булып чыккан. Кыска гына вакыт эчендә 400дән артык комментарий калдырганнар. 1, 5, 10, 22 миллион, дигән фикерләр дә, «фатирның ярты бәясе» дигән комментарий да язганнар.

«Ничә сум булса да барыбер түгелмени? Иң мөһиме – синең ул йортка кайтасың килеп торсын», «Синең йөзеңә караганда, зур, бик зур сумма, Марат», – дип фараазлаучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар