news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин яшь тамашачысына: «Мин синең өчен карт шул»

news_top

Балтачтагы концертында Марат Яруллинга яшь тамашачысы көтелмәгән «тәкъдим» ясаган. Яшь кыз бала: «Марат, өйләнмә! Мин үскәнне көт», – дигән язу белән килгән. Артист аны күреп ала һәм сәхнәгә чакыра.

«Кызым, мин синең өчен бик карт булырмын инде, балам. Миңа бик күп яшь бит инде. Син әле бик тә яшь, син туганда минем паспортым бар иде инде, кызым», – ди ул.

Ә залдагы бер ханым Ринат Рахматуллинны искә ала.

«Матурым, уйларбыз», – дип елмая артист һәм яшь тамашачысын кочаклап ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар