 
                    Ильмира Нәгыймова Телеграм-каналга Марат Яруллин белән видео куйды. Алар машинада баралар, Марат Яруллин йоклап киткән.
«Марат Максутович, минем белән төнге 2дә фото чыгардыгыз. Минем язылучыларымның аның нәрсә аңлатканын беләсе килә», – дип сорый Ильмира Марат йокыдан уянгач та.
«Бәхәстә оттырдым. Ильмираны яратам, дип. Яратам, шуңа күрә куйдым. Чыдамадым», – дип җавап бирә Яруллин.
Ике җырчы инде ничә ел дәвамында «алар бергә икән», «алар арасында мәхәббәт» дип уйларга җирлек булдырып тора.
