Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин Ильмира Нәгыймова турында: «Янәшәмдә көйсез Нагимушка булганда рәхәт иде»

news_top_970_100
Марат Яруллин Ильмира Нәгыймова турында: «Янәшәмдә көйсез Нагимушка булганда рәхәт иде»
Җырчының "Вконтакте"дагы битеннән

Марат Яруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә Ильмира Нәгыймова белән «Соңгы бию» җырына клипны ничек төшерүләре турында язган.

«Клипны төнге бердә төшерә башладык. Аның яртысын пышылдашып төшердек, чөнки без эшләгән отельдә кешеләр йоклый иде инде. Клип төшерә башлаган көнне кар яуды. Килешерсез, кадрда матур чыккан бит…

Барыбыз да җиңелчә киенгән идек, барыбыз да туңдык, бигрәк тә Нагимушка (Ильмира Нәгыймова). Ул клип буе көйсезләнде. Бер Яруллинга гына күңелле һәм рәхәт иде, чөнки янәшәдә көйсез Нагимушка иде...» – дип язган җырчы.

Ул шулай ук клип төшерүдә катнашучыларга рәхмәт тә белдергән.

«Нәгыймова белән Яруллин матур пар булыр иде», «Сезгә карау рәхәт», «Моңсу клип төшерәләр, ә үзләре көлеп рәхәтләнә», дип комментарий калдырган җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100