Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин яңа фатирын ремонтлауга күпме акча киткәнен әйтте

news_top_970_100
Марат Яруллин яңа фатирын ремонтлауга күпме акча киткәнен әйтте
Фото: видеодан скриншот

Марат Яруллинның Казандагы концертлары вакытында блогер Олеся Лесная сәхнә артында булган.

Марат, сәлам! Ничек хәлләр?

– Әйбәт, ал да гөл.

Менә сизелеп тора, син симереп киткәнсең….

– Әйе, бар андый әйбер. Яхшы тормыш.

Акча күп?

– Аллаһка шөкер, җитә. Миңа килешмиме?

Азрак ябыгырга кирәк. Җыр популяр булсын өчен күпме акча түгәргә кирәк?

– Бер җыр яздыру өчен 100 мең тирәсе кирәк. Ротациягә 500 меңнән – 1 миллион сум да чыгарга мөмкин.

Синең бушка җырлаганың бармы?

– Мин бик күп тапкырлар бушка җырладым. Артистлар – миллионерлар, дип уйлыйлар. Гастрольләр башлангач, банкетлар саны арткач кына акча эшли башладым әле.

Фатирыңа ремонт ясадың, име? Ничә сумга төште?

– Әйе, 4-5 миллион сум булгач, мин санамадым да. 5 миллион «точно» китте.

Кызлар, димәк, Марат Яруллинда акча бар.

– Аллага шөкер, җитә.

Лазер яки бритва?

– Электр станогы. Мин аның белән бөтен урында кырып чыгам, – дип җавап биргән артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100