news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин туган ягында картлар йортында бәйрәм оештырган

news_top
Марат Яруллин туган ягында картлар йортында бәйрәм оештырган
Фото: «Туган як» газетасы редакциясе тәкъдим итте

Танылган җырчы Марат Яруллин туган ягы – Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының Уразавыл авылында картлар йортында Мәүлид ае уңаеннан бәйрәм оештырган. Җырчы картларны тәм-томнар белән сыйлаган, туганнары белән бергә гармунга кушылып җырлаган. Бу хакта «Туган як» – Түбән Новгород өлкәсе татар газетасы яза.

«Мәүлид ән-Нәби ае кысаларында, Актук авылыннан Максут абый һәм Рафия апа Яруллиннарның гаилә традициясе буенча, аларның балалары Ринат, Гөлнара һәм Марат исеменнән Уразавыл авылы интернат йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен музыкаль бәйрәм һәм аш табыны оештырылды.

Бу – Марат Яруллинның октябрьдә башланып, киләсе елның маенда тәмамланачак яңа концерт сезоны алдыннан биредә яшәүчеләрнең үзенә күрә фатихасын алу кебек», – диелгән хәбәрдә.

Фото: «Туган як» газетасы редакциясе тәкъдим итте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар