Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин «Татарстан Рәисен» концертка чакырган. «Рөстәм Нургалиевич» нәрсә дигән?

news_top_970_100
Марат Яруллин «Татарстан Рәисен» концертка чакырган. «Рөстәм Нургалиевич» нәрсә дигән?
Видеодан скриншот

Марат Яруллин үзенең «Пирамида»да узачак юбилей концертына бик шәп реклама төшергән. Шәп булмый хәле юк, роликта Татарстан Рәисе үзе «төшкән» бит.

Марат, концертына чакыру язган плакатны тотып, Кремль каршына килеп баса. Аны көндәгечә эш кабинетыннан фото төшереп, татарстанлыларга хәерле иртә теләргә җыенган Рөстәм Нургалиевич күреп ала.

Җырчы тиз арада кара машинага кереп югала да, шундый ук тизлектә Рәис каршына килеп баса.

Рөстәм Нургалиевич:

Синең нәрсә, эшең бетте что ли? Специально делаешь что ли такие вещи?

Марат:

Сезне концертка чакырасым килде.

Рөстәм Нургалиевич: 

Кайчан?

Марат: 

31 май.

Рөстәм Нургалиевич:

Кайда?

Марат:

«Пирамида»да.

Рөстәм Нургалиевич: 

Ничәдә?

Марат: 

Кичке 7дә.

Рөстәм Нургалиевич: 

Нәрсә җырлыйсың?

Марат: 

Миңа нишләргә, әйтегез, дуслар!

Егетләр хәлен аңлыймы кызлар?

Рөстәм Нургалиевич дәвам итә: 

Хисләрем минем сүрелде инде,

Килерме миңа яңадан язлар?

Это ты что ли поешь?

Әйе, әйе, мин җырлыйм, – ди каушавыннан үзен кая куярга белмәгән Марат.

Роликтагы Рөстәм Нургалиевич ролендә Маратның виртуаль дуслары алып баручы Айнур Сөләймановны таныган. Актерлык белеме булган Марат та үз ролен искиткеч оста башкара.

Әлеге рекламаны җырчының дуслары: «Гениально», «Шедевр», – дип бәяләгән. Дусты Данир Сабиров, Рөстәм Миңнеханов концертка килә калса, Маратка бер ярты бүләк итәргә вәгъдә иткән. «Килмәсә, син миңа бер ярты», –дигән ул.

Данир белән Маратның бу комментарийларын җырчы Салават Миңнеханов кына бер дә ошатмаган. «Данир, Марат! Нинди «ярты» сөйлисез сез? Монда балалар да утыра. Азрак тормозга басыгыз инде», – дип ачуланган ул сәхнәдәшләрен.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 апрель 2023
    Исемсез
    Причем монда Марат, аны бит башта рэис эйтэ😂шуна эйтсен, сэхнэдэшлэргэ шелтэ белдерэсе юк….. узлэрен онытканнар… гузэлем чэчен туздырып, кыска кулмэк киеп йоргэн вакытта балалар нэрсэ уйлады икэн??? Артыгын кыланырга кирэкмидер
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100