Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин өйләнергә җыенуы турында: «Туйга чакырасы кешеләр исемлеген төзегән идек»

news_top_970_100
Марат Яруллин өйләнергә җыенуы турында: «Туйга чакырасы кешеләр исемлеген төзегән идек»
Фото: Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның танылган җырчысы Марат Яруллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыдан гаилә һәм мәхәббәт турында сорады.

Маратка да 30 яшь тулды. Гаилә турында хыялланамы ул?

– Хыялланам, ничек хыялланмыйм... Балалар чыга бит сәхнәгә, күз алдыма китерәм, кайчан булса да минем дә шундый балаларым булыр, дип уйлыйм. Гаилә телим. Гастрольләрдән кайткач «әти» дип балалар йөгереп чыксын, әниләре көтсен, дигән хыялым бар. Өйләнергә кирәк инде. Өйләнер өчен генә өйләнеп булмый. Мәхәббәт булырга тиеш.

Ә синең чынлап яратканың бармы?

– Бар! 22 яшемдә аздан гына өйләнмичә калдым. Абый белән туйга чакырасы кешеләр исемлеген төзегән идек. Андый хәлләр булды.

Ни өчен ул туй булмады?

– Ходай Тәгалә шулай эшләде. Минем кешем булмагандыр. Хата ясарга җыенуымны сиздем. Ялгышканмын.

Бүген син гашыйк түгел?

Марат бу сорауга җавап бирмәде, бары авыр сулап кына куйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100