news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Марат белән Ильмира бәхетле булсын» – Марат Яруллин өйләнә?

news_top
«Марат белән Ильмира бәхетле булсын» – Марат Яруллин өйләнә?
социаль челтәрләр

Татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллин үзенең «буйдак» статусын югалтырга әзер икәнлеген белдергән.

«Мин быел үземнең төп статусым белән аерылышырга әзер», – дип, үзенең «Буйдак» дип исемләнгән яңа концерт программасын карарга чакыра тамашачысын Марат. Җырчы сүзләренчә, концертка килгән бөтен кызларның да аның кәләше булу мөмкинлеге бар. Марат быелгы тамашаларда гаҗәпләнерлек әйберләр күп булачагын да хәбәр итә.

Язылучылары гына һаман шул бер «көйне көйли»: шәхси тормышын бер дә күрсәтмәүче Маратны әле дә Ильмира Нәгыймова белән кавыштыра.

«Кемнеңдер туе булачак. Кем белән икәнлеген дә беләм»;

«Нәгыймова белән инде»;

«Ура, Марат белән Ильмира бәхетле булсын. Алар өчен шатмын»;

«Ниһаять, алар Нәгыймова белән өйләнешәчәкләр»;

«Чынлап? Марат өйләнергә җыенамы?» – дип, ду килеп өйләнештереп куйганнар Марат белән Ильмираны комментарийларда.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Марат белән Ильмира Нәгыймова бергәме, әллә инде бу – күзгә төтен җибәрүме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар