
Татар эстрадасының ике «көдрә йолдызы» – Марат Яруллин белән Ришат Төхвәтуллин – Яңа ел алдыннан «Бәхеттә-шатлыкта» җырын дуэт итеп башкарганнар иде. Хәзер аларның тамашачылары җырның чыгуын көтә. Әмма ул чыкмаска охшап тора. Моның сәбәпләре турында Марат социаль челтәрләрдә, язылучыларының сорауларына җавап биргәндә сөйләгән.
«Бу – авыр сорау. Әлегә, кызганычка, җырның сүзләре авторы белән килешә алмыйбыз. Ул безнең белән контактка бөтенләй бармый. Безнең бу җырны башкаруыбызны теләми, дигән хис туа.
Бәлки, якын киләчәктә, Ришат белән башка, яңа җыр яздырырбыз», – дигән Марат.
Сүз уңаеннан, әлеге җыр тирәсендә гауга чыгарга тора дип, «Интертат» та язган иде. Ике «көдрәш» дуэтына хәтле җырны яшь артист Айваз Идиятуллин да башкарган булган икән. Айваз исә җырның сүз авторы белән түгел, ә көй авторы Наил Шәймәрданов белән конфликтка керде.