
Блогер Олеся Лесная Ильмира Нәгыймова концертында сәхнә артын күрсәтте. Анда җырчы белән дуэт башкаручы Марат Яруллин да бар иде.
«Синең уйлавыңча, хатын-кыз купальник киеп артын күрсәтеп төшкән фотосын социаль челтәргә куярга тиеш түгел инде?» – дип сорый блогер.
«Минем булачак хатыным социаль челтәргә андый фото куйган булса, мөгаен, ул минем хатын-кыз булмас», – дип җавап бирә Марат.
Димәк, бик күпләрнең йөрәген яулаган буйдак егет тыйнак кызларга өстенлек бирә...