Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин: «Мин – бик бәхетле кеше»

news_top_970_100
Марат Яруллин: «Мин – бик бәхетле кеше»
Фото: социаль челтәрдән

Татарстанның танылган җырчысы Марат Яруллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрова бәхет һәм популярлык турында сүз кузгатты.

Марат бәхетле егетме?

– Мин – бик бәхетле кеше. Минем янымда исән-сау әти-әнием, дусларым, туганнарым, якыннарым бар. Мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Минем иҗатны тамашачы ярата, бу – Ходайның бүләге. Аннан да зур бәхет бармы? Тамашачы ярата, ачык йөрәкләре белән каршы ала. Мине чәчкәгә, бүләккә күмәләр, залларымны тутыралар. Әлбәттә, бәхетле.

«Минем вакытым җитте, мин бүген – популяр» дип әйтә аласыңмы?

– Минем уйлавымча, иҗат юлымны концертлар һәм гастрольләр белән башлап кына җибәрдем. Минем алда эшем күп әле. Залларыбыз тулы, бик популяр, дип әйтә алмыйм. Әйе, Марат Яруллин популяр, диләр. Мин яшьләр арасында популяр, башка артистларның тамашачылары тагын да күбрәк бит. Элек бала-чагалар күбрәк килә иде. Безнең концертка хәзер апалар, ак яулыклы әбиләр, ир-атлар да килеп утыра. Бу – башкача рәхәтлек, тамашачылар төрле яшьтә булуына шатланабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100