news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин Мәдәният министрлыгы тарафыннан бүләкләнгән

news_top
Марат Яруллин Мәдәният министрлыгы тарафыннан бүләкләнгән
Фото: Марат Яруллин каналыннан

Җырчы Марат Яруллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” билгесе белән бүләкләнгән.

«Кичәге концертымның иң көтелмәгән һәм дулкынландыргыч мизгеле — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” дип аталган билгесе булды.

Министрлыкка әлеге зур бәя, игътибар һәм хөрмәт өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Бу бүләк минем өчен зур җаваплылык һәм тагын да илһамланып иҗат итәргә көч бирәчәк.

Ул минем генә түгел, җырга гашыйк булган зур гаиләбезнең уртак бүләге. Һәм ул гаиләнең әгъзалары — әтием-әнием, абыем-апам гына түгел, сез дә, кадерле тамашачыларым. Бу — безнең уртак җиңү, безнең уртак шатлык!

Алга — бергә! Мин сезнең ышанычыгызны һәрвакыт акларга тырышырмын», – дип яза ул каналында.

Марат Яруллинга әлеге бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова тапшырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар