Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин һәм Ильмира Нәгыймованы «Галкин белән Пугачева» дип атаганнар

Инстачылар Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллинны матур пар, ди.

news_top_970_100
Марат Яруллин һәм Ильмира Нәгыймованы «Галкин белән Пугачева» дип атаганнар

Ильмира Нәгыймова «Яңа Татар җыры» бәйгесеннән Марат Яруллин белән фото куйган. Инстачылар ике артист арасында дуслык кынамы икән дип шик-шөбхә белдерә, Ильмираның өс-киемен тәнкыйтьләүчеләр дә бар.

«Ильмира, җырларың матур, моң бар, тик бул син татар кызы, шәрә тән күрсәтеп чыкма. Үз тәнеңне мыскыл итмә, халык сине татар артисты итеп күрергә тели. Мин сезнең җырларны яратам әмма бот, түш күрсәтеп чыгуыгызны ошатмыйм. Шәрә чыгып чибәрлегегезне бетермәгез», — дип язган Заһирә исемле инстачы.

«Сез матур пар булыр идегез», — дип язучылар да бар.

«Галкин белән Пугачева», — дип язган бер инстачы.

«Бу малай Ильмираның буталчык чагыннан бик нык файдаланды. Молодец, йоклап калганнардан түгел. Өйләнеп тә куйса була», — дип язган Илүзә Халитова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100