news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин концертында шаккатмалы хәл булган

news_top
Марат Яруллин концертында шаккатмалы хәл булган
видеодан скриншот

Марат Яруллинның Төмәндәге концертында шаккатмалы хәл булган. Җырчыларның концертларында яшь парларның кавышуы – гадәти күренеш, халык моңа ияләнгән. Рәхәтләнеп алкышлыйлар да егет белән кызны, бәхет теләп, кире залга озаталар. Ә мондагы мәхәббәт тарихы бөтенләй көтелмәгән борылыш ала. Тамашаның нәкъ кызган мизгелендә сәхнәгә бер кыз менә һәм егетенә тәкъдим ясыйсы килүен әйтә.

Марат Яруллин мондый кыюлыктан үзе дә шок хәлендә кала. «Алай да буламыни? Ә ул үзе «тормоз» что ли?» – дип, кызның егетен дә сәхнәгә чакырып менгерә. Кыз егетенә тезләнеп тәкъдим ясый.

«Братан, мин нәрсә әйтергә дә белмим. Син аз гына ялындыр инде, ичмасам», – ди җырчы. Егет, мөгаен, бу концертка ник килгәненә мең тапкыр үкенеп: «Мин уйларга тиеш», – дип җавап кайтара.

Кызның Лена исемле булуы да җырчыны аптырашта калдырган. «Син нишләп йөрисең минем концертта?» – ди ул аңа.

«Менә шулай да була. Бу – нормаль күренешме? Ничек уйлыйсыз?» – дип сораган аудиториясеннән Марат Яруллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар