Марат Яруллин концерты: «Зал җыя алганын әле үзе дә аңлап бетерми кебек»
Марат Яруллин бу арада популярлашып китте, килешерсез. Танылуының сәбәбе нидә икән? Шушы сорау белән «Интертат» хәбәрчесе Маратның Чаллыда үткән концертына барды. Марат Чаллыда май аенда бер булган иде, монысын өстәмә концерт дип аңларга кирәк.
Багажникта Нижгарга кадәр барырга әзер туташ
Концерт башланыр алдыннан тамашачыга күз салдым: күпчелек 16-18 яшьлек бала-чага инде. Кызлар ярата Маратны, сүзсез. Концерт дәвамында минем артта утырган кызлардан әллә нинди тавышлар ишетергә була иде. «Ах, ух»... Элвин Грейга да шулай асылына иде кызлар, хәтерлисезме? Никтер нәкъ менә Радикның концерты искә төште ул мизгелдә. Марат чибәрлеге белән «ала». Әле бит ул, чукынмыш, шушы чибәрлеген, сөйгән ярын әле тапмавын дөрес куллана да белә. Кызлар белән турыдан-туры «заигрывать» итеп, аларны тагы да үзенә җәлеп итә. «Парлыларга карап, көнләшеп куям. Әллә Чаллыдан берәр чибәрен Нижгар якларына алып китәргә микән?!» – ди ул. Шулчак ярты зал кызлар урыннарыннан торып басты, «барам!» диләр инде менә. Бер кыз хәтта, машинада урын булмый калса, багажникта барырга да әзер иде. Ай-һай, кызлар, җырчы хатыны булу җиңел түгел, ди бит тәҗрибәләре «булучылар», шуңа күрә ашыкмагыз әле сез, уйланыгыз.
Марат су эчкәндә, бер кыз: «Аааах!» – дип кычкырып җибәрде. Әллә инде… Марат: «Су эчкәндә дә шундый реакция булгач, бүтән әйбер булса...» – дип әйтеп куйды. Кызлар шундый ухылдады, нәрсәне күз алларына китергәннәрдер, белмим. «Гүпчим», Марат Яруллин концерты көнне Чаллыда «бәхет гормоны» – эндорфин күрсәткечләре артты.
Хәерлесе булсын инде, минәйтәм.
Ул Актаныш кызын берәр почмакта кыйнап китмәсәләр ярый инде
«Марат шушы үзен кызлар яратуын куллана белә» дигәнне дәвам итеп, концерттан тагын бер өзек китерәм әле. Җырчының репертуарында Ильназар иҗат иткән «Кайларда син минем гүзәлем?» җыры бар. Шушы җырга импровизацион рәвештә сәхнәдә клипның сценариен яздылар, дисәм дә була. Марат төштә бер кызны күргән, тик аның нинди булуын төгәл исендә калдырмаган, исемен, кайдан икәнен сорап өлгермәгән. «Кайсыгыз ул?» – дип сорагач, залдагы кызлар, бер-берсеннән ныграк кычкырырга тырышып: «Мин, мин, мин ул, Марат җаным!» – дия башлады.
Марат залдан бер Актаныш кызын чыгарды. Янәшәмдә утыручы кызлар: «Аааах!» – дип, теге кызга карады. Ул бит аны сайлап алды, имеш. Аннан соң сәхнәгә ике урындык, импровизацион өстәл, бокаллар һәм балалар шәрабе чыкты. Мальдив утрауларында ял итүне күз алдына китер, ди Марат. Аңа багышлап җырлады ул бу җырын. Кочагына алып биетте, кулларыннан тотты, роза чәчәге бүләк итте… Бу кызның, русча әйтсәк, «жизнь удалась». Шул залдагы кызлар гына, үчен алабыз дип, бәргәләмәсәләр ярый инде. Марат Актаныш кызы Эльвинага кагылган саен: «Ух!» – итеп куялар иде бит.
Зал җыя алганын әле аңлап та бетерми кебек...
Марат белән 2-3 ел элек уртак танышларыбызда кунакта бер өстәл янында утырырга туры килгән иде. Ул вакытта сөйләшүе Казан татарларыныкыннан аерылып тора иде, хәзер исә иҗекләрне, авазларны әйтүе үзгәргән. Марат белән сөйләшкәндә, ул: «Казанга күчтем, татарча аралашырга тырышам», – диде. Алга китеше сизелә, мактауга лаек. Концерт сценаристы Марсель Мәхмүтовның да бу алга китештә өлеше бардыр. Аннан соң Марат мәхәббәт турында шигырь дә язган бит. Кызыксыну белән тыңлыйм дисәм, «чыктым аша күпер» икән, шигырьне видеога яздырдым, тыңлагыз әле сез дә. Юмор икәнен аңлыйм, тик шулай да җырла гына инде син, Марат.
Әмма концерт дәвамында Марат, татарча матур итеп сөйләргә тырышса да, артык тиз сөйли кебек тоелды миңа. Кая йөгерәсең, диясе килә. Залга арендаң түләнгән бит, берәү дә артыңнан кумый, әкрен генә сөйләргә кирәк. Ә болай: «Тизрәк сөйләп бетерергә дә кайтып китәргә кирәк», – дигән кебек. Бәлки, борчылгандыр инде, каушагач, тиз сөйләшенә бит ул. Мин һәрвакыт бер генә фикердә: сөйли белмисең икән, тап берәр алып баручы. Ә җырлавына теш-тел тидерерлек түгел. Әле сөйләшкәндә: «Татар халкына таныш җырларны заманча итеп тәкьдим итү теләгем бар», – диде.
Бәлки, кияүдә булуым һәм Маратның «минем типаж» булмавы сәбәпле, аны «өметле вә чибәр кияү» дип күзалламавымамы, селкенүе, болгануы артык күп булды кебек. Сикергәләп, сәхнәнең бер башынннан икенче башына «тәки» йөгереп йөри. Ул үз-үзеннән «кайфует», зал җыйганын әле аңлап та бетерми кебек. «Артист булырга прикольно», – диде ул, чәчәкләр алгач. Әле җаваплылыкны аңламый, әйтәм бит. Зал сиңа кушылып җырлый, чәчәкләр, бүләкләр китерәләр – «круто»! Чаллының иң күренекле Сара Садыйкова залын кассага гына эшләп тутырган булса, гомумән, «восторг»! Тик сәхнә ул җаваплылыкны ярата. Сүз уңаеннан гына Чаллыда яшәүче композитор Гөлназ Закирова турында бер-ике сүз әйтеп үтте. Авторларны атау дигәне дә – юк. Мин дә, мин… Кемнең ҡонцертына килүен тамашачы үзе дә беләдер.
Әле «тамашачыга хөрмәтле булу» дигән әйбер та бар. «Хотя» 16 яшьлек бала-чагаларга хөрмәт нигә инде ул, Маратның сикергәләве һәм җырлавы да җитә аларга… Концерт тәмамлангач, шул бер 28 яшьләрдәге ир һәм хатын белән аралашып киттек. «Бала-чагага ярый инде, безнең типаж түгел», – диделәр. Марат үзе дә, аралашканда: «Аудиториям – яшьләр», – ди. Яшьләр үсә бит ул, сизми дә калырсың. Шул яшьләр белән бергә үссәң генә инде.
Марат – өметле җырчы. «Плюс»ка җырлады, дип сүгәргә яратабыз бит инде без, концерт дәвамында тере тавышка җырлады, молодец. Кушымталарның башын гына җырлый да микрофонны залга суза, зал гөр килеп җырлый. Шулчак Маратның йөзен күрсәгез, «менә мин нәрсәгә ирештем!» ди ул. Ирешкән, әйе, тик әле шушы урынны тотып кала белү дә кирәк. Ул үзе дә эстрадада булдырган урынын саклап калырга һәм тагы да тырышырга тели.
Ильмира Нәгыймова да концертның бер бизәге булды. Чаллыда яраталар аны. Уңышлы дуэт!
Аннан соң Маратның татар яшьләрен берләштерүе дә мактауга лаек. Рус эстрадасына кызыкмаган бит, үзебезнең татар телендә сөйли һәм җырлый.
Маратның менә шушы «йолдыз кеби» кабынуы «янып-сүнү» генә булып калмасын иде. Танылуының сәбәпләре: сәләтле булуы, чибәрлеген куллана белүе һәм репертуар сайлавы. Яшьләр, шул 16-20 яшьлекләр рәхәтләнде инде концертында. Алар шуңа килгән – биергә һәм күңел ачарга. Әмма хәзер «поперло», әйе, тик бер мәлне «шалт!» итеп йолдыз сүнсә, үзе әйтмешли, рәхххәт булып, гәүдәң буйлап «каз тәннәре» йөгерешмәс шул...