Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин “Кемнәр сине шулай яратыр” җырын башкара

Марат Яруллин “Кемнәр сине шулай яратыр” җырын башкара.

news_top_970_100
Марат Яруллин “Кемнәр сине шулай яратыр” җырын башкара

"Кемнәр сине шулай яратыр?"

Рафия Яруллина сүзләре.

Матур җәйге кичтә, зәңгәр күл буенда
Тыңлаганда гармун көйләрен
Тал-тирәккә кунып кошлар сайраганда
Очраттым мин сине сөйгәнем

Сөям сине сөям, сөям сине генә
Беләсеңме, иртә-кичләрен.
Көндез күз алдымда, төнлә төшләремдә, 
Ашкынадыр сиңа хисләрем.

Синең матурлыктан телем югалганны
Сиздең микән шушы мизгелдә?
Серле карашларың, матур елмаюың
Мәңгелеккә калды исемдә.

Сөям сине сөям, сөям сине генә
Беләсеңме, иртә-кичләрен.
Көндез күз алдымда, төнлә төшләремдә, 
Ашкынадыр сиңа хисләрем.

Очрашуны, иркәм, көтеп арып бетәм,
Йөрәккәем шуны аңлатыр.
Мәхәббәт утында әгәр янып бетсәм,
Кемнәр сине шулай яратыр?

Сөям сине сөям, сөям сине генә
Беләсеңме, иртә-кичләрен.
Көндез күз алдымда, төнлә төшләремдә, 
Ашкынадыр сиңа хисләрем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100