Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин катнашында татарча «Холостяк» тапшыруы оештыруны тәкъдим иткәннәр

news_top_970_100
Марат Яруллин катнашында татарча «Холостяк» тапшыруы оештыруны тәкъдим иткәннәр
https://vk.com/marat_yarullin_of

Яшь җырчы Марат Яруллинның социаль челтәрләргә куйган соңгы видеосы, аңа болай да гашыйк кызларны тагын да исәрләндереп, хисләндереп, өметләндереп җибәргән.

Әлеге видеода кара костюм-чалбар, ак күлмәк кигән текә Марат текә машинаның багажнигыннан бер кочак кызыл роза бәйләме алып, текә генә атлап китә. «Йә, ничек сезгә шундый «холостяк»?» – дип шәрехләгән видеоны Марат үзе.

Сүз дә юк, әлеге буйдак егет дип, бик күп кызларның һушы китә. Җырчы үзе дә, моннан файдаланып, мәхәббәт тулы комментарийлар өчен гел сәбәп кенә биреп тора. «Тереп бирсеннәр әле, үземнеке итәм», «Мара-а-ат, әйт кенә, кайда син, килеп җитәм», «Бик мату-у-ур!», «Костюм нык килешә», «Аһ, күз карашы гына ни тора!» – дип сокланганнар аңа кызлар.

«ТНТ» каналыннан бара торган теге «Холостяк» тапшыруын искә алып: «ТНТ» каналына чакырдылармы әллә?», «Татарча «Холостяк» оештырсалар, карарга бик кызык булыр иде», – дип язучылар да булган. «Биредә утыручы кызлар барысы да кастингка чыгып китәчәк бит аннары», «Мин алып баручы булырмын», «Син алып баручы булсаң, Марат безгә тучны тәтеми», – дип гәпләшкәннәр кызлар үзара Маратның Телеграм каналында.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100