Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин Җиңү көнендә өлкәннәргә күчтәнәч өләшкән

news_top_970_100
Марат Яруллин Җиңү көнендә өлкәннәргә күчтәнәч өләшкән
Видеодан скриншот

Яшь җырчы Марат Яруллин казанлыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Ул урамдагы өлкәннәргә канәфер чәчәге һәм тартмалы кәнфит өләшкән.

«Барчагызны да Җиңү бәйрәме белән тәбриклисе килә. Иң изге теләкләр! Баш очында аяз күк, якты кояш булсын! Кадерле өлкәннәребез, ветераннарыбызны котларга булдык», – дип сөйли ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган видеода.

Видеода күренгәнчә, җырчы әби-бабайларга күчтәнәч тапшыра һәм бәйрәм белән котлый. Өлкәннәрнең күңеле була, алар җырчыга да изге теләкләрен ирештерә.

Видеоны караучылар яшь җырчыны хуплаган, «олы кешегә күп кирәкми, иң мөһиме – игътибар» дип комментарий калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100