Марат Яруллин: «Иң яхшысы – яраткан кешеңне табарга һәм аңа беркайчан да хыянәт итмәскә»
Җырчы Марат Яруллин өйләнергә әзер булуы хакында әйткән. Артист сүзләренчә, әлегә аңа күңеленә яткан, үзенә туры килерлек кыз очрамаган. Әгәр шундый кызны очратса, җырчы аңа тәкъдим ясарга әзер. Бу хакта артист TatNews Tatar сәхифәсендә сөйләгән.
«Өйләнгәнче берничә кыз белән йөрү хыянәтме, юкмы?» – дигән сорауга Марат: «Иң яхшысы – яраткан кешеңне табарга һәм аңа беркайчан да хыянәт итмәскә. Өйләнгәнче дә, өйләнгәч тә», – дип җавап биргән.
Марат, өйләнгәнче, әти-әнисенең ризалыгын алырга җыена. «Әлбәттә, әти-әнигә ул кеше белән яшисе түгел. Әмма синең сөйгәнеңне алар да яратсалар, ошатсалар, бу яхшы бонус булачак», – дип билгеләп үткән ул.
Тәкъдим ясаганчы күпме очрашырга кирәк, дигән сорауга Марат Яруллин төгәл генә җавап бирмәгән. Шулай ук, бер-берсенә туры килү-килмәүләрен аңлар өчен, сөйгән кызы белән бергә яшәп карау теләге булуын да әйткән. Аның моңа кадәр андый тәҗрибәсе булмаган. Әлегә җырчы үзе генә яши.