news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Астыңда тузсын» – Марат Яруллин Илсөя Бәдретдиновага эчке кием алырга сертификат биргән

news_top
«Астыңда тузсын» – Марат Яруллин Илсөя Бәдретдиновага эчке кием алырга сертификат биргән
Фото: "Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинованың Казанда узган концертын карарга сәхнәдәш дусты Марат Яруллин да килгән. Җырчы, башкалар кебек, сәхнәгә чәчкә бәйләме белән күтәрелмәгән, хатын-кыз өчен аеруча да кирәкле бүләк сайлаган.

Марат Яруллин. Канатым, кил әле, кичә «ВКонтакте»да карап утырдым. «Болгар» радиосы милли премиясендә фото төшкән булганбыз икән. Укыдыңмы соң? Анда синең турыда бик матур яңалыклар бар. Мин дә үзем турында күп нәрсә белдем. Кереп укы әле, нык күңелле, – дип каршы алган аны Илсөя Бәдретдинова.

Кич белән попкорн алам да укыйм, – дип вәгъдә биргән Яруллин. – Илсөя, зур рәхмәт сиңа! Зур рәхмәт чакыруыңа. Без менә беренче тапкыр синең шундый матур кичәңдә. Синең матурлыгыңа, матур күлмәкләреңә сокланабыз. Искиткеч. Казан, тагын бер алкышлыйк әле үзен, – дип, тамашачыларны кыздырып та алган ул башта.

Тик хатын-кызның күлмәге генә түгел, башка киемнәре дә бар. Аны мин күрә алмыйм, кызганыч… Шуңа карамастан, белә алам. Менә сиңа миннән сертификат, эчке киемнәр кибетенә. Рәхәтләнеп ки, – дип, бүләген сузган Марат Яруллин, оялып кына.

«Менә нинди молодец. Гел кирәк әйбер бу, ичмасам», – дип сөенгән моңа Илсөя.

«Астыңда тузсын, диген, Марат», – дип шаяртып озатып калган ул дустын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар