Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның кызы Ясминәгә 7 яшь тулды. Бу хакта артистлар икесе дә социаль челтәрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте.
Ильмира ике баласы белән Шәһәр көнендә булган, аннары Ясминәнең туган көнен дә билгеләп үтәргә өлгергәннәр. Нәни кызны бүләк белән куандыручылар арасында балаларның да яраткан җырчысы Марат Яруллин да бар.
«Марат абыйсы да читтә калмады. Рәхмәт», – дип язган Ильмира һәм Маратның Ясминәне битеннән пәп итеп, бүләк тапшырган видеосын куйган.