news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин, Ильмира Нәгыймова белән очрашканнан соң, парковкага төшеп акырган

news_top
Марат Яруллин, Ильмира Нәгыймова белән очрашканнан соң, парковкага төшеп акырган
Фото: © социаль челтәрдән

«Күңел тулганда, урман эченә кереп акырырга кушалар. Урман ерак, парковкага төшеп акырдым. Ә сез ничек утларыгызны чыгарасыз», – дип язган Марат Яруллин һәм социаль челтәргә парковкада акырып җырлаган видеосын куйган.

Яшь җырчыны беренче булып дуэтташы Ильмира Нәгыймова тынычландырырга ашыккан.

– Тынычлан, Яруллин.

– Синең белән күрешкәч шулай булды, Нәгыймова.

«Ул сезне сагынган, Чаллы ерак бит Казаннан», «Безнең парковкага килеп шулай ук җырла әле»,«Тавышы бигрәк көчле чыга, Ильмираны сагына», «Урманда кычкыру ярдәм итә», «Мин дә шулай телим» дип комментарийлар калдырган видеоны караучылар.

«Үзен әйттең бит сториста төнне бергә үткәрдек дип», – дип язучыга «Бөтен хәлемне алды» дип җавап биргән Марат. Ә аңа үз чиратында Ильмира «хыялый» дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар