Татар эстрадасының популяр җырчысы Марат Яруллин үзенә язган һәр хатны укуы, аудиоязманы тыңлавы турында хәбәр итте һәм аларның берсен үзен караучыларга да тыңлатты.
«Мин Екатеринбургтан. Социаль челтәрләрдәге барлык сәхифәләрегезне карап барам. Кайда сезне табам, барысын да карыйм. Сез ошыйсыз миңа. Сезнең тавышыгыз ошый, ул – көчле, матур. Киләчәктә миллион фанатыгыз булсын! Алар сезнең болай да күп, тагын миллиард булсын. Сез – иң яхшысы, мин сезне бик яратам», – дигән җырчының иҗатын яратучы яшүсмер кыз.
«Һәр көн саен сезнең смсларны укыйм, аудиоларны тыңлыйм. Алар мине илһамландыра, күңелне күтәрә, алга барасы, эшлисе килә. Диана, рәхмәт! Барыгызны да яратам, сез язганнарны укыйм», – дип язган җырчы.